Буада Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, якташлары Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турниры узды. Анда Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарыннан килгән командалар көч сынашты. Ярыш, гадәттәгечә, Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән оештырылды. Турнирдан хәбәрчебез репортажы.
Боз өстенә алка төште һәм турнир башланып китте. Бүген өч команда чемпион кубогы алу өчен көрәшә. Беренче уен Буа ветеринария техникумы һәм Апас аграр көллияте командалары арасында узды. Кунаклар хуҗаларга оттырды.
Бу — Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган турнирның дүртенче тапкыр үткәрелүе. Төрле елларны командалар саны һәм яшь категориясе төрлечә була.
Инде традициягә кергән бу ярышларны гадәттәгечә Буа районының Казандагы якташлык җәмгыяте оештырды. Алар да яшьләрнең осталыгы елдан-ел арта баруын билгеләп үтә.
Камил Зыятдинов 13 ел Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли, бөтен гомерен медицинага багышлый. Бүгенге ярышларга аның бертуганы да кайткан иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Буа ветеринария техникумы командасы танылды. Командалар кубоклар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, һәр команданың иң яхшы уенчысы, капкачысы һәм һөҗүмчесе аерым билгеләп үтелде.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары