Хәбәр итүебезчә, республикабызда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең тугызынчы җыены зур оешканлык белән узды. Илнең төрле төбәкләрендә гомер итүче Ватандашларыбыз ничек яши, аларны нинди проблемалар борчый, нәрсәләр берләштерә? Җыен кунаклары белән хәбәрчебез дә аралашты.
Эшмәкәрләр җыенында гаять бай күргәзмә тәкъдим ителде. Монда ниләр генә юк! Милләттәшләребез җитештергән нәзакәтле хәләл сый-нигъмәтләрдән башлап, төрле өлкәдә эшләүче осталарның камиллеген чагылдырган чүлмәкләр, хәтта музыка уен коралларына кадәр бар. Йошкар Оладан килгән Гәрәй Мәкъсумҗанов, әйтик борынгы татар гөсләләрен ясауны кәсеп иткән.
Халкыбыз элек-электән мал асрап, муллыкта, барлыкта яшәргә омтылган. Чувашиядән килгән Санҗаповлар гаиләсе өчен дә ул яшәү чыганагы. Хәләл ризыклар киштәсе янында кечкенә Рәсүл әнисе белән бергә басып тора.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены милләттәшләребезнең бар өлкәдә, һәр нәрсәне булдыра алуларын янә бер кат күрсәтте. 500 кунак үз төбәге каазанышларын тәкъдим итте.
Россия төбәкләрендә халык саны буенча татарлар икенче урында тора -5 миллионнан артык. Милли мәгарифне саклау һәм үстерүгә игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бу быел сентябрьдә узачак халык санын алу алдыннан бигрәк тә әһәмиятле.
Халык мәнфәгатьләре хакына эшләүче эшмәкәрләрне берләштерү чаралары киләчәктә дә дәвам итә. Киләсе елда бергәләшеп Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.