Буада авиамодельләштерү буенча республика ярышлары узды. Самолетларның гади модельләрен Татарстанның дүрт районыннан килгән укучылар күрсәтте. Моннан тыш, ярышларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнашты. Чара “Импульс” спорт комплексы базасында узды. Анда безнең хәбәрчебез дә булды.
Тавышсыз очучы самолетлар “җиргә” дә салмак кына утыра. Кискен хәрәкәтләрне самолет очып төшә башлаган очракта гына башкара. Нәрсә генә булмасын, яшь авиамодельчеләр үз эшләренә аерым җаваплылык белән карыйлар. Илья Артамонов Буага Яшел Үзәннән килгән. Авиамодельләштерү белән малай әле бер генә ел шөгыльләнә.
Ярышларга Илья үзенең укытучысы белән килгән. Буага алар ике төрле – резин двигательле һәм пенопластлы самолетлар алып килгәннәр.
Ярышларда Буа, Яшел Үзән, Саба һәм Кайбыч районнарыннан килгән авиамодельчеләр катнашты. Агач, пенопласт, кәгазь һәм башка материаллардан ясалган гади модельле конструкторлар ярышты.
Һәр катнашучы үз номинациясендә бүләкләнде. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән балалар да үз эшләрен күрсәтә алдылар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.