Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында су басулар турында «Ачык Казан» системасына хәбәр итә ала. Гаризалар сайтта, шулай ук 236-41-23 номеры буенча кабул ителә. Ишегалды территорияләрен су басу турында идарәче компаниягә яки милекчеләре ширкәтенә хәбәр итәргә мөмкин, торак массивларда гаризалар район администрацияләрендә кабул ителә. Аларның номерын сез экранда күрәсез.