Коронавирус пандемиясе август аенда тәмамланырга мөмкин. Җәен инфекция йоктыручылар кимеп, хәтта берничә очрак кына теркәлүе дә ихтимал.
Роспотребнадзор эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты галимнәренең фаразы шундый. Бу күп кешеләрдә ковидка каршы иммунитет барлыкка килүе белән аңлатыла. Коронавирус инфекциясенең сезонлы авыру булуы сәбәпле, көзен инфекция йоктыручылар саны янә артырга мөмкин. Өстәвенә, бу чорда кешеләр ялдан кайта, бер-берсе белән ешрак аралаша башлый. Ә иммунитетны ныгыту өчен ковидка каршы прививканы вакытында ясату зур әһәмияткә ия.