Изге Рамазанга да куп калмады.13-нче апрельдә мөселманнар өчен көтеп алынган Рамазан ае башлана. Аңа әзерлек турында Республика мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар. Беренче тәравих намазы 12-нче апрельдә ястү намазыннан соң укылачак.
Искәртеп узабыз , Рамазан – мөселман календаренең тугызынчы ае. Бу айда дин тотучылар ураза тоталар, ягъни тәүлекнең якты вакытында таңнан алып кояш баешына кадәр ашамыйча, тыелганнардан тыелып торалар, ә ай азагында Ураза гаетен билгеләп үтәләр. Быел аны бәйрәм иту көне 13-нче майга туры килә.