Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе зурая. 1 нче апрельдән хезмәткәрләр элеккеге кебек өч районга гына түгел, ә республиканың алты районына хезмәт күрсәтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер пенсия фондында берничә төрле структур үзгәрешләр бара.
Кабинетлар буш, офис җиһазлары да күп түгел. Тиздән биредә Буа районы халкына пенсия билгеләячәк яңа бүлек урнашачак.
Беренче апрельдән пенсия билгеләү өлкәсендә хезмәт күрсәтү күләме территориаль Пенсия фонды өчен икеләтә артачак.
Пенсия фондында бу чаралар — хезмәтләрне цифрлаштыруга таба тагын бер адым, дип саныйлар. Өстәвенә, халыкка вакыт узу белән яңача мөрәҗәгать итү системасына ияләшергә туры киләчәк, дип саный белгечләр.
Белгечләр үзгәрешләр өчен борчылырга җирлек юк, дип ышандыра. Чөнки бу Пенсия фонды идарәсенең тормышка ашырган уңышлы проектларның берсе ген түгел.
Сүз уңаенннан, агымдагы елның гыйнвар аенда районда пенсия фонды идарәсе оешуга 20 ел тулды. Хәзер структураның Буада үз йөзе, үз билгесе бар. Моннан тыш, оешманың Татарстан Республикасыннан читтә дә абруе бар.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.