Узган ел апрель ае һәркем өчен үзизоляция режимында үтте. Бары ак халатлы геройларыбызның гына өйдә яту мөмкинлеге булмады, чөнки алар коронавируска каршы көрәшнең алгы сафларында булдылар. Табиб кулында — кеше гомере. Табиблар турында сүзебезне дәвам итеп, сезне замандашларыбыз, танылган табиблар нәселе — Гыйләҗевлар гаиләсе белән таныштырырбыз.