31 мартта Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Шушы минутларда Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан, җыелган кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Тукай районына сәфәргә китте. Эшмәкәрләргә «Миңнехуҗина», «Закиров» исемле фермер хуҗалыклары , Орлык заводы һәм башка үрнәк эшчәлек алып барган оешмалар тәҗрибәсе күрсәтелә. Ә киң масштаблы чараның беренче көне ничек узуы турында хәбәрчеләребезнең махсус репортажы.
Гыйлем алу, белемлу булу, кайнау — халкыбыз өчен хас сыйфатлар. Шуңа да күрәсең IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын Татарстнның фәннәр академиясендә ачып җибәрү гайре табигый хәл итеп кабул ителмәде. Киресенчә, Россиянең ерак авылларыннан килгән эшмәкәрләргә дәрәҗәле мәгърифәт учагын күреп китү форсаты чыкты. Чит төбәктә яшәгә татарлар өчен Казан ул кыйбла, терәк.
Эшең гөрләп барсын өчен бер йодрык булып эшләрлек кешеләр кирәк ди шулай ук Нижгар өлкәсеннән килгән Шамил Айсин. Аның хуҗалыгында 45 кеше эшли.
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татарлыгын саклау эшендә без Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәтенә таянабыз, бу эштә аның әһәмияте бик зур дип белдерде Васил Шәйхразиев җыенда катнашучыларны сәламләү чыгышында.
Төмән өлкәсенең Вагай районынан да җыенда ике делегат катнаша.
Аусак авылыннан килгән Илшатның кәсебе балыкчылык . Кыш көне үзләрен ел буе ашатырлык балык тоталар да шуны сатып көн күрәләр. Аларның авылларына яз көне барып булмый, сулар ташыюл киселә.
Габделнур Мәннапов Теләче районының Олы Мишә авылыннан килгән. Агростартап программасы нигезендә дәүләттән 3 миллион сумллык ярдәм алып умтартачылык белән шөгыльләнә башлаган. Кортларны паспортлаштыруны да тәмамладык. Ягъни кортлар агуланган очракта иминләштерү акчасын алырга була, гомумән райлонада бу хакты гел киңәш-табыш итәбез дип сөйләде эшмәкәр .
Әлеге чарада кунак булырак катнашкан Фатыйх Сибгатуллин, эшмәкәрлек россиядә 90 еллардан соң башланды , аның тарихын язуда без дә катнаштык дип искәртте.
90 еллардан соң эзлекле эш алып баруның нәтиҗәләре бар . Бу хакта рәсми ачылыш тәмамлангач башланган дискуссион мәйданчыкларда еш ассызыкланды.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләренә багышланган фикер алышу мәйданчыгында Ришат Хәбипов Татарстанда уңышлы эшләүче крестьян фермер хуҗалыклары эшчәнлегее белән дә таныштырды.
Россиякүләм азык –төлек конкурсында беренче урын алган Ирек Хәмәдишин да чыгыш ясады.
“Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре” дискуссион мәйданчыгы Казан кооператив институтында узды. Катнашучылар яшьләрне авылга кайтаручы факторлар, агро-сәнәгать комплекслары өчен кадрлар әзерләү һәм башка шушы юнәлештәге мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Шулай ук җыен мәйданчыклары кысаларында Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү, Россиядәге татар авылларын үстерүгә багышланган фикер алышулар да булды.
Ә кич белән эшмәкәрләр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә җыелды. “Татарлар” газетасы 10 еллык юбилеен җыенда катнашучылар белән бергә бәйрәм итте.
Күпьеллык хезмәтләре өчен газета хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын да тапшырды.
Мөршидә Җиһан, Айзилә Батырханова, Алия Галиуллина, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.