Бүген 1 нче апрельдән Казан мәктәпләрендә бишенче — унберенче сыйныф укучылары өчен төшке аш бәясе кыйммәтләнә. Бәяләр 3-4 сумга арта. Хәзер ирекле меню 73, комплекслы меню 48 сум тора. Шул ук вакытта иртәнге аш, шулпа бәяләре үзгәрми. Башлангыч сыйныфларда, шулай ук 5 — 11нче сыйныфларда ташламалардан файдаланучы укучылар өчен кайнар ризык бәяләре үзгәрешсез кала. Казан мэриясендә республика башкаласында мәктәпләрдәге төшке аш бәяләре кыйммәтләнгәч тә, Мәскәү, Петербург, Ульяновский, Түбән Новгород һәм Уфа шәһәрләренә караганда арзанрак, дип билгеләп үтелде.