Түбән Камада су асты диңгезчеләренә багышланган музей ачылды. Быел диңгезче — су асты көймәсендә хезмәт итүнен оешуына 115 ел тулды. Әлеге музей шәһәр электр транспорты предприятиесе бинасында урнашкан. Анда Түбән Камадгы хэбэрчебез Альбина Валиева да булып кайтты.
Корабль кыңгыравы, көймә макетлары, хәрби флоты формасы – шәһәр электр транспорт предприятиесендә су асты диңгезчеләренә багышланган музей ачылды. Бу Рафаил Хәбибуллинның күптәнге хыялы. Ул гомерен диңгез белән бәйли, 69 нчы елда су асты көймәсендә ил чиген саклый.
Бүгенге көндә Түбән Камада 350дән артык су асты көймәсендә хезмәт итүче ветеран яши. Хәзер алар музейга яңа экспонатлар җыю белән мәшгуль.
Альбина Вәлиева, Светлана шумкова, Рафаэль Рәкыйпов, НТР Яңалыклары.