1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципаль-ара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләү кертелә. Ул 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. Бу авырлыклары рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү- юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә.