Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтүне дәвам итә. 2020 елның сентябреннән бүгенгә кадәр 500 мохтаҗга – 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм республиканың 25 районындагы күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары җибәрелде.
Коронавирус пандемиясе чорында азык-төлек җыелмаларын тарату «Татарстан Республикасында социаль ярдәм үзәге» проекты кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект 48 мөхтәсибәтне колачлар дип көтелә. Алар Татарстанның барлык районнарында мохтаҗларга 1000-нән артык җыелма тапшырачак.