Роспотребнадзорның республика идарәсендә коронавирусның өченче дулкыны булмас дип ышандыралар. Татарстанда яшәүчеләр актив рәвештә ковидка каршы прививка ясаталар. 122 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Алар төрле яшьтәге кешеләр. Арада вирусны йоктыру өчен куркыныч төркемгә кергән өлкәннәр дә бар.