1нче апрельдән Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Киләсе уку елында беренче тапкыр парта артына 20 меңнән артык укучы утырыр дип көтелә – бу 2020 елга караганда бер мең укучыга күбрәк.
Гаризалар кабул итү ике этапта уза. 1-нче апрельдән 30-нчы июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга өстенлекле хокукы булган балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен уза. Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә полиция һәм хәрби хезмәткәрләренең балалары, шулай ук әлеге мәктәптә укучы бертуганнары укыган балалар, аерым өстенлекләргә ия. Мәктәптә буш урыннар булмаган очракта, баланы башка мәктәпкә билгеләү өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгеләргә тиеш.