Китап ул тормыш көзгесе. Китап – белем чишмәсе. Ә китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Түбән Каманың китапханәләр ситемасына быел 45 ел. Ул үз эченә 16 шәһәр һәм 28 авыл китапханәсен берләштергән. Тарихи китапханә дөньясыннан хәбәрчебез язмасы.
Китапханәләр системасының 7 нче филиалы – Түбән Камадагы беренче балалар китапханәсе. Ул вакытта ул 25 квадрат мәйданда гына урнаша. Китаплар саны да аз була. Тик укучылар китап алырга чират торалар. Быел китапханәгә 56 ел тула. Тын Аллея урамына ул 2017 нче күчерелә.
Китапханәдә күпчелек әдәбият балалар өчен. Киштәләрдә рус, татар телендәге китаплар. Фондта олылар өчен дә әдәбият бар. Бүген бирегә янәдән балалар килә. Алар әдәби кафе эшчәнлеге белән танышлар.
Китапханәләр күптән – аралашу мәйданына әвереләләр. Биредә төрле шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар үтә. Иң мөһиме чаралар кызыклы һәм бушлай уздырыла.