Актаныш районы орлыкчылык инспекциясе лабораториясендә бу көннәрдә чын мәгънәсендә ”урак өсте”. Чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерәләр, орлыкларның ничек кышлаулары энә күзеннән үткәрелә.
Алдынгы хуҗалыклар гыйнвар аенда ук бодай, арпа, солы, кукуруз орлыкларының сыйфатын тикшерткәннәр. Һәр культура үзенчәлекле. Агрономнар орлыкларны термостатларда, ягъни махсус суыткыч-шкафларда билгеле бер температурада үстереп карый. Кайсын кәгазьдә, кайсын комда шыттыралар. Әйтик, “Ташкын” һәм “Чәчер” хуҗалыкларыннан китерелгән җитен орлыгын 20 градус җылылыкта үстереп караганнар, нәтиҗәсе яхшы.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы үзәгенең Актаныш районы бүлеге берьюлы ике семинар-уку оештырды. Беренчесе-хуҗалык җитәкчеләре өчен булса, икенчесе- агрономнар, орлык эшкәртү өчен җаваплы белгечләр өчен. Семинар-киңәшмә “Башак” хуҗалыгында уза.
Фитоэкспертиза орлыкның сыйфатын, тишелешен, авыруларга бирешүчәнлеген ачыклый. Авыруы булган очракта, диагноз куела. Орлыклар да тере организм. Авыруның башлангыч формасын биологик препаратлар белән дә җиңеп була, катлаулыга китсә, химик препаратлар кирәк. Соңгы елларда орлыкны биологик препаратлар белән эшкәртеп чәчү технологиясе гамәлгә керде, болай эшләгәндә туфрактагы микроблар юкка чыга.
Фитоэкспертиза нәтиҗәсе буенча хуҗалыкларга белешмә-документ, алда орлыкларны эшкәртү өчен киңәшләр бирелә.
Былтыр уртача бер гектар мәйдан чәчүлек җиргә 75 килодан артык ашлама кертелгән. Быел 85 килограмм азотлы, фосфорлы, клийлы ашлама кертү бурычы куелды.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.