Мәктәп ашханәләрен планнан тыш тикшерү башланды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте прокуратура белән берлектә мәгариф оешмаларының азык-төлек блокларында рейдлар үткәрә. Соңгы берничә айда Буада мәктәптә туклану мәсьәләсе бик кискен тора — төрле тикшерүләр үткәрәләр, ата-аналар контроле оештырыла.
Бүген менюда дөге, пешкән тавык ите һәм чөгендер салаты. Комиссия ризыкларны барлык күрсәткечләр буенча тикшерә. Кайнар ашларның температурасы Цельсий буенча 65 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш. Салат порциясе бер балага 60 грамм тәшкил итә.
Әзерләнгән ризыкларны ашап бетермәү проблемасы башлангыч сыйныф укучылары арасында аеруча кискен тора. Нәкъ менә сабыйлар еш кына мәктәп ризыгыннан канәгать түгел.
Район буенча ашап бетерелмәгән ризыклар уртача 8 процент тәшкил итә. Шулай да, бик теләп һәм яратып ашаучы балалар да юк түгел.
Белгечләр шулай ук продуктларның сыйфатын һәм сакланышын, техниканың төзеклеген һәм мәктәп азык-төлек блогларының җиһазланышын тикшерделәр. Рейдлар нәтиҗәләре буенча, кагыйдә бозулар булса да, анда-санда гына.
Сүз уңаеннан, мәгариф идарәсе бу проблемалар турында хәбәрдар. Алар барлык җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә вәгъдә итә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте прокуратура белән берлектә районның 21 мәктәбен тикшерде. Визит, кагыйдә буларак, көтмәгәндә, уку йорты җитәкчелеген кисәтмичә генә оештырыла.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен мәктәпләргә бер ай вакыт бирелә. Аннары кабат тикшерү үткәрәчәкләр. Сүз уңаеннан, якын арада районның биш мәктәбендә азык-төлек блогларын модернизацияләү башланачак. Эшләр республика программасы кысаларында башкарылачак.
Алсу Сәмигуллина, СиринХәсәнов. Татарстан яңалыклары.