Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевка шушы көннәрдә– 80 яшь тулды. Шул уңайдан Мөслим районында язучылар, укытучылар һәм җирле хакимият катнышында әдәби очрашу үткәрелде. Тулырак мәгълүмат киләсе язмада.
«Таң җиле» романы белән әдәбиятка авыл җырчысы буларак килеп кергән Фоат ага Садриев мөхтәрәм яшьтә дә каләм тибрәтә. Гел хәрәкәттә яңа гына Казан Утларына хикәямне бирдем . Сәхнә әсәрләре язарга да куәсем бар дип сөйләде очрашуда катнашучыларга. Дөрес аның моңа кадәр дә ике дистәдән артык драма әсәре сәхнәләштерелгән иде.
Фоат аганың киңкырлы иҗаты турында Татарстан язучылар берлге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә килгән язучылар да шәрехләде.
Туган ягына дан җырлаучыга якташлары һәрвакыт хәерхаклы. Фоат ага Мөслим районының Мактаулы гражданины. Бер урам аның исеме белән атаган.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.