Татарстанда «Балалар рәсем ясый»15 нче республика телевизион конкурсы башланды. Безнең телерадиокомпания конкурсны мәгариф һәм фән министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе, «Бердәм Россия» партиясе белән бергә үткәрә. Быел яшь рәссамнар – Россиядә фән һәм технологияләр елы, Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы, куркынычсыз юллар һәм «Табибларга рәхмәт» номинацияләрендә катнаша. Әлмәттән репортаж.
Дүртенче сыйныф укучыларының якты, ачык төсләргә буялган рәсемнәренә карап сокланып туймассың! Һәрберсенә тирән мәгънә салынган.
Россия фәне көне тарихын яхшы беләләр. 1724 нче елда Петр беренче указы белән Россия Фәннәр академиясенә нигез салына. Балаларның үзләренең дә максатлары киләчәктә югары квалификацияле белгечләр булу.
Янәшәдәге кабинетта балалар туган телләр темасына рәсемнәр ясыйлар. Халык әкиятләре үрнәкләрен кулланалар. Ә тагын бер күрше кабинетта юлларда иминлек темасын рәсемгә төшерәләр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен дә яхшы үзләштергән.
Бер ел элек коронавирус йогышы таралу куркыныч сәбәпле, мәктәпләргә йөреп уку да туктатылган иде. Балалар телевизордан, социаль челтәрләрдән кызыл зонада кешеләр гомере өчен көрәшкән табибларның авыр хезмәтен күрде. Табибларның тынгысыз эшен дә рәсемнәрендә күрсәтергә уйлаганнар.
Иҗади ярыш башланды гына әле. Республика шәһәр, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясауда осталыкларын күрсәтергә әзер. Май ахырында конкурсның муниципаль этабына йомгак ясала, ә җиңүчеләрнең исемнәрен Казанда 12 июньдә -Россия көнендә игълан итәргә җыеналар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.