Апрельдә Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли һәм кул көрәше буенча берләштерелгән 12 нче россиякүләм ачык турниры уза.
Нәзарәт кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Нәзарәт кубогы Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләк — Хаҗга юлламага — беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучыга биреләчәк. Көрәшкә 18 яше тулган, сәламәт, намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар кертелә.