Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын йогышлы авыруга каршы профилактик чараларны нәтиҗәле уздыруга юнәлтүне күздә тота. Туберкулезга каршы көрәшнең быелгы чаралары “Вакыт бара!” лозунгы белән үтә.
Татарстан радиосының иртәнге манзара тапшыруы туры эфирында Идел буе Федераль округының баш фтизиатры, профессор Равил Вәлиев туберкулезны дәвалау һәм йогышлы авырудан саклануның көнүзәк сорауларына җаваплар бирде, үпкә-бронх, сулыш юллары авыруларының үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук ковидка каршы прививка ясату мәсьәләсенә тукталды, радиотыңлаучыларны кызыксындырган кайбер сорауларга да ачыклык кертте.