Буа районында Бөтенроссия “Ата-аналарның Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру” акциясе узды. Ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Әлеге чара шәһәрнең 1нче номерлы мәктәбендә үтте. Дистә еллар элек мәктәпне тәмамлаган өлкәннәр имтиханда үзләрен ничек тоттылар?
Әти-әниләр мәктәпкә паспорт күрсәтеп, металл караучы махсус корылма аша керә. Чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган БДИ таләпләре акциядә катнашучы ата-аналарга да кагыла: телефоннарны куллану катгый тыела, имтихан барышы видеога язылып бара.
Имтихан башланыр алдыннан инструктаж үткәрелә. Быел ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Үз көчләрен сынап карарга 15ләп әти-әни килгән. Кемдер шәхси тәҗрибәгә таянып, баласына имтиханга әзерләнүдә файдалы киңәш бирә алырмын дип уйласа, икенчеләре — җитәкче буларак, башкаларга үрнәк күрсәтергә килгәннәр.
“Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” акциясе 5нче ел үткәрелә. Чараның төп максаты ата-аналарны имтихан тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру.
Әти-әниләр махсус төзелгән биремнәрне башкарырга тиеш иде. Биремнәргә килгәндә, алар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ата-аналар өчен дә бер катлаулыкта.
Ата-аналарның имтихан эшләрен махсус комиссия тикшерәчәк, теләгән кешеләргә билгеләрен дә әйтәчәкләр. Имтиханның нәтиҗәләре бернинди көчкә ия түгел. Бу чарада катнашу ата-аналарга үз тәҗрибәсен тупларга, имтиханның бар үзенчәлеген аңларга мөмкинлек тудырды.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.