1нче апрельдә Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Республиканың хәрби комиссариатларында медицина пунктлары эшли.
Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатырга тиеш. Ковид пандемиясен булдырмау максатыннан, хәрби хезмәткә чакырылучыларның иминлеген тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Призывникларның тән температурасы үлчәнә, медиина тикшерүе катгый шартларда үтә. Медицина тикшерүен узуның мәҗбүри шарты –битлектән булу һәм бер урында 25кадәр генә призывникның булуы шарт. Быел республикада армиягә язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә. Татарстан егетләре гадәттәгечә илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк.