Быел Татарстан урман комплексы белән идарә итү дәүләт органы төзелүгә 100 ел. Тулырак алдагы язмада.
Казан аграр университетында республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тармак хезмәткәрләре, булачак урманчылар катнашында ачык лекция үткәрде.
Урманнар саклауга мохтаҗ. Урман мәйданнарын бер процентка арттыру өчен генә дә 65 мең гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртырга кирәк. Моның өчен дистә еллар таләп ителә. Экология илкүләм проектына нигезләп, Татарстанда урманнарны саклау төбәк программасы гамәлдә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә урманчылык хезмәткәрләренең эш хакына республика бюджетыннан өстәмә акча бирелде. Яшь белгечләрне урманчылык тармагына җәлеп итү өчен дә түләү билгеләнгән.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.