Татарстан радиосында соңгы араларда бер-бер артлы өр-яңа тапшырулар, сәхифәләр тәкъдим ителә. Шушы көннәрдә яшь галимнәр, аспирантлар һәм фән белән кызыксынучылар турында тапшырулар тезмәсе башланып китте. Фән дөньясы белән кем таныштырып бара? Беренче кунак нинди ачышлары белән уртаклашкан. Әлеге сорауларга хәбәрчебез Мөршидә Җиһан җавап бирер.
Эшлисе килгән әмәлен , эшлисе килмәгән сәбәбен таба. Беренче кунак булып студиядә чыгыш ясарга Илнур Гыймазов килгән. Аны физик ачышлар кызыксындыра. Шунысын да искәртеп үтик , радио уйлап табучылар Попов, Маркони, ТЕсла , барысы да физика галимнәре.
Тумышы белән Актаныш районыннан. Димәк, институтка да татар мәктәбен тәмамлап кергән. Әмма татар телендә белем алу институтны кызыл дипломга тәмамларга комачауламаган.
Дөрестән дә, яшь галимнәрне барлап , фәнни эшчәнлекләре белән таныштыру — бүгенге заман таләбе.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.