Континентара хоккей лигасының Гагарин кубогына ярышларның икенче раундында бүген “Ак барс” командасы “Салават Юлаев” хоккейчылары белән икенче уенны уздыра. Беренче уенда дүрткә бер исәбенә казанлылар җиңгән иде.
Бу уен алдыннан “АК барс” командасы өчен “Хатлар йорты” исеме белән юмористик открыткаларның яңа коллекциясе тәкъдим ителде. Плей-офф уеннары башлану алдыннан, сигезәр открыткадан торган ике серия әзерләнде. Рөстәм Миңнехановның фотосүрәте төшерелгән һәм “Ышаныч” сүзе язылган открытканы президент үз инстаграмманы да куйган иде. Команданы һәм җанатарларны рухландыру өчен “Ак барс” турында татарча җыр да яңгырады.