Булачак Журналистлар китапханәсенә беренче ташлар салынды. Ташлары бик кыйммәтле – китаплар. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге “Китап бүләк итү” акциясе оештырды. Өлкән буын каләм ияләре, яшь журналистлар өйләрендә сакланган истәлекле китапларны булачак журналистлар китапханәсенә тапшырды. Чарада “Татарстан радиосы” хезмәткәрләре дә катнашты. Беренче китап китерүчеләрне Мактау китабына теркәделәр.
СНХ