1 апрельдә Казанда санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык старт ала.Паркларда, скверларда, ишегалларында һәм юлларда тәртип урнаштыру күздә тотыла. Кыш буена җыелган чүплекләрне җыештыру, тукталыш павильоннарын, светофорларны юу, яшь үсентеләр утырту да каралган. Әйтик, узган ел шәһәрдә миллионнан артык яшел үсенте утыртылган. Башкалабызда яшәүчеләрне акциядә катнашырга чакыралар, теләүчеләр эш кораллары белән тәэмин ителә. Казанда быелгы гомумшәһәр өмәсе 24нче апрельгә билгеләнгән.