Дөнья күләмендә ковид пандемиясе таралу куркынычы сәбәпле, башка, шул исәптән яман шеш авыруларын дәвалауга да игътибар берникадәр кимеде кебек. Республика яман шеш авырулары диспансеры табиблары исә, элеккеге режимда эшләүләрен, куркыныч чирне башлангыч стадиядә ачыклап дәвалауны, паллиатив дәрәҗәдәге авыруларга хезмәт күрсәтүне уңышлы дәвам итте.
Татарстан радиосының иртәнге эфиры яман шеш авыруларын дәвалаудагы яңалыкларга, паллиатив авыруларга ярдәм итү үзенчәлекләренә багышланды. Республика яман шеш авырулары диспансеры баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов тыңлаучыларның күп кенә сорауларына да җавап бирде. Шулар арасында яман шеш авыруыннан дәваланган кешеләргә, ковидтан прививка ясатырга ярыймы?