Республикабызда Киров өлкәсе Муниципаль берәмлекләр советы делегациясе булып китте. Лаеш районында күршеләргә муниципалитет мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советында узган очрашуда ассоциация җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин халык хакимияте эшчәнлегенең нечкәлекләре, җирлекләрнең вәкаләтләрен тормышка ашыру юллары, үзара салым программасы турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов агросәнәгать комплексының эшчәнлеге белән таныштырды. Хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүенең тулаем күләме буенча илдә 3 нче урында тора. Товарларның яртысын диярлек фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерә. Соңыннан Татарстан һәм Киров өлкәсе муниципаль берәмлекләре Советлары арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.