Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында туристлар өчен җәяүлеләр маршруты төзелде. Бөек мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерүдә аеруча якташларының өлеше зур. Кем ул фидакарь якташлар, алар нинди эш башкарган? Бу хакта тулырак мәгълүмат киләсе язмада.
Каюм Насыйри — татар мәдәниятында инкыйлаб ясаган мәгърифәтче галим. Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында , Каюм Насыйри истәлегенә багышлап китапханә-музей ачылды. Казанда Каюм Насыйриның музей-утары директоры Раушания Шәфигуллина бөек галимнең Татарстан мәдәниятенә һәм фәненә керткән аерым өлешен билгеләп үтте.
Мондый төр мәдәният учагы өчен өчен иң зур бүләк китап. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев үзенең һәм хатыны галимә Резеда Ганиев а китапларын бүләк итте.
Күренекле авылдашларын хөрмәтли белә шырданлылыр, әле күптән түгел генә Резеда Ганиева хөрмәтенә истәлек тактасы да куелды.
Истәлекле –тарихи вакыйганы күрергә һәм Каюм Насыйри туган ягын яд итәргә Казан кунаклары да килде.
Безнең Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге гыйльми үзәк булса яхшы, дөрес булыр иде” дип әйткән иде бер чыгышында Резеда Ганиева. Аның вәсыятен Асия Гобәйдуллина чынга ашырды.
Асия Гобәйдуллина ярдәме белән Каюм коесы яңартылган, мәчет төзеклндерелгән. Авылда җәй көне чәй йортын да ачып шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйларга җыеналар , алай гына да түгел Каюм Насыйри иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга теләүчеләр иркенләбрәк ял итсен өсен киләчәктә кунакханә төзелү уе бар. Бу кадәр эшне үзе генә башкарып чыга алмый әлбәттә, Асия ханымга волонтерлар ярдәм итә.
Кече Шырдан авылында китапханә-музей ачу безгә мирасның саклануына һәм буыннан-буынга тапшырылачагына өмет бирә. Авыл халкы өчен музей –китаппханә өчен зур вакыйга. Җирле мәктәп укучылары өчен дә үрнәк чара.
«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби гыйльми тел булырга сәләте юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыкты: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып барды.
Каюм Насыйри — уникаль кеше: галим — энциклопедист кына түгел, аның күп кенә хезмәтләрен биология, ботаника белән бәйле. Шундыйлардан «Дару үләннәре» хезмәте. Киләчәктә туристларга атап төзелгән маршрутка «Дару үләннәре дөньясына сәяхәт» тә кертелергә фараз ителә. Мөршидә Җиһан , Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары