Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы тарафыннан «Блогер.Татар» бәйгесе игълан ителгән иде. Мәгълүм булганча , нәтиҗә Халыкара Туган тел көнендә чыгарылды, ә шушы көннәрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Аны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Заман таләбе буларак көндәлек тормышыбызга яңадан-яңа аралашу чаралары үтеп керә. Блогерлык барлыкка килү дә нәкъ шул шаукымның бер юнәлеше.
Әле кайчан гына татар телендә аз-маз сукалаган социаль челтәрләр хәзер ана телебездә шактый ук шома сөйли башлады.
Татар телен үстерү стратегиясе дип әйтәбез икән шушындый заманча алымны да файдаланырга кирәк.
Бу юлы өстенлек махсус үз һөнәренә мәдһия укучыларга бирелде.
Бәйгенең шартлары буенча жюри 10 җиңүчене сайлады. Шунсы да мөһим сайлап алу мөмкинлеге булды.
Татарчалаштырып әйткәндә блогер ул һәркем укый һәм карый ала торган ачык көндәлек. Бәлки шушы бәйге тәэсирендә дә яңа көндәлекләр ачылыр. Чөнки оештыручылар «Блогер.Татар» бәйгесенең икенчесен тәкъдим итәргә җыена.
Мөршидә Җиһан. Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.