Киләсе атнадан ягъни 22-нче марттан 30на кадәр, мәктәп балаларынын язгы каникулы башлана. Гадәттәгечә балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак – алар 22-нче марттан 27-нче мартка кадәр эшләячәк.147 мәктәп базасында 8 меңнән артык бала ял итәр дип фаразлана.
Шулай ук шәһәрнең барлык мәктәпләре өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» исемле укыту-танып белү юнәлеше сменасының гомуми программасы да төзелгән. Республикада иминлек, гамәли иҗатка, спортка, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чаралар да планлаштырылган.