Актанышта “Җитәкчеләр спартакиадасы”н уздыру матур бер традициягә әйләнде. Быел да районның җитәкче ир-егетләре, хатын-кызлары чаңгы шуу, теннис, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон кебек спорт төрләрендә көчлеләрне ачыклады. Ир-егетләр арасында гер күтәрүдә дә алдынгылар билгеләнде.
Район җитәкчесе Энгель Фәттахов ярышларда үзе башлап йөри. Кышын аны чаңгы трассасында еш күрделәр. Җитәкче үрнәгенә район башкарма комитетында эшләүчеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары да иярде.
Спортның өч төрендә җиңү өчен чаңгыда шуу мәҗбүри куелды. Шуңа күрә спартакиадада катнашучыларның барысы да чаңгыга басты. 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында иминиятләштерү компаниясе директоры Эльвира Айбашева җиңүче булды.
45 яшькә кадәргеләр арасында “Умырзая” балалар бакчасы мөдире Лилия Закирҗанова, 50 яшькә кадәрге ир-егетләрдән Актаныш авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов, 50 яшьтән өлкәнрәкләрдән “Актаныш юллары” җәмгыятеннән Дилшат Әгъләмовка чаңгы узышында тиңнәр табылмады.
Спартакиаданың иң күңелле, мавыктыргыч мизгеле командаларның волейбол ярышы булгандыр. Беренче урынны авыл башлыклары, икенчене мәктәп директорлары яулады, өченчедә- башкарма комитетның җитәкче ир-егетләре.
Спортның өч төре буенча җиңүчеләр ике яшь аралыгы буенча билгеләнде. Җиңүчеләр мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнде.