Тубән Каманыә Шәңгәлче авылында “Нәүрүз гүзәлен” сайладылар. Язның матур бәйрәме уңаеннан авылның мәдәният йортында күркәм чара үтте. “Нәүруз гүзәлләре” белән хәбәрчебез дә аралашып кайтты.
Ләйсән Гыйльметдинова Балчыклы авылында яшәсә дә, Шәңгәлче китапханәсендә эшли. Җирле халык белән уртак телне тиз тапкан. Шуңа да үз эшен яратып башкара.
Нәүрәз гүзәле” бәйгесе – Шәңгәлче авылы белән бәйле булган, биредә эшләгән 4 хатын-кызны бер сәхнәгә җыя. Араларында җирле клубның сәнгать җитәкчесе, тәрбияче һәм укытучы. Гүзәлия Гыйзәтуллина 40 елдан артык рус теле укытучысы булып эшли. Буш вакытларныда шигырьләр яза
Катнашучылар тамашачы алдында үзләрен төрле яктан ачалар. Җырлау, актерлык осталыкларны күрсәтәләр. Үзләрен көлке жанрында да сыйныйлар.
Нәүрүз бәйрәменә багышланган бәйгене – Кама Аланының “Алан” яшьләр үзәге оештыра Бәйгедә катнашучыларның төп максаты — авыл хатын-кызының уңган- булганлыгын күрсәтү.