«Галиҗанәп шагыйрь» дип аталган әдәби-музыкаль кичәне башкалабыз тамашачысы бик яратып кабул итте. Мәдәни чара — Татар дәүләт филармониясе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең уртак проекты. Беренче кичә мәшһүр шагыйребез, олпат әдибебез Хәсән Туфан иҗатына багышланган иде. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
“Шагыйрь! Кем соң ул? Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, Шагыйрь – үзе шигырь ул , — дигән иде Хәсән Туфан истәлек язмаларында. Әлеге кичәдә әйтерсең лә шагыйрь дә шигырь дә җанланды.
Хәсән Туфан шигырьләренә давыллы еллар да, фаҗигале мәхәббәт тә, тугры дусларны, якыннарны югалту ачысы да, сөргеннәр газабы да, якты киләчәккә ышаныч та, милләте, халкы, туган теле белән горурлану да сыйган.
Хәсән Туфан шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, шагыйрь турында истәлекләрдән тыш тамашачы хозурына күргәзмә дә тәкъдим ителде.
Кичә барышында чыгыш ясаган Марсель Галиев махсус бүләк әзерләгән. Үзе ясаган Хәсән ага Туфан портретын Кармәттәге музейга дип тапшырды.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.