Республикада урманнарны янгыннан саклау чараларын күрүгә керештеләр. Авыл җирлекләре башлыклары, урманнарны арендага алучылар белән очрашулар уза. Республиканың дәүләт урман инспекторлары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык, урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, агач калдыкларыннан аерып чыгару кирәклеге турында искәртә.
Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада урман фондына караган җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга 931 кисәтү ясалган. Татарстанда янгын куркынычсызлыгы сезоны апрель урталарында башланыр дип көтелә.