13 миллион сумлык эшләр. Мамадыш районында мәдәният йорты бинасы төзекләндерелә. Районнын Шәдче авылындагы объектны республика программасы ярдәме белән яңарталар. Ремонт барышы турында- алдагы язмада.
Илдар Гарифуллин җитәкчелегендәге бригада эшне түбәдән башлаган. Биредә шифер, аның астындагы рубероид һәм обрешетка такталары сүтелә. 1980нче елда кулланылышка тапшырылган бина иң элек төз түбәле итеп эшләнгән була. Моннан 15 ел чамасы элек, аны ике кыеклы итеп үзгәртәләр. Төзүчеләр әйтүенчә, кайчылыкларның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Хәзер аларны ныгытып чыгу зарур.
Татарстан Республикасының “Мәдәният учреждениеләре төзү һәм аларга капиталь ремонт” программасы кысаларында башкарылучы бу эшләргә, бюджеттан 13 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге суммага түбәне профнастил белән ябачаклар, бинының тышкы ягы җылытылачак һәм керамо-гранит плитә белән төреләчәк. Эчке өлештә өстәмә бүлмәләр ясау, барлык коммуникацияләрне, ишек-тәрәзәләрне, электр-үткәргечләрне алыштыру каралган. Сәхнә дә яңартылачак. Ә элекке кино бүлмәсе урынында балкон ясарга ниятлиләр.
Клуб бинасында шулай ук авыл җирлеге идарәсе һәм китапханә дә урнашкан. Ремонт чорында бу ике коллектив мәктәпкә күчеп торачак. Ә мәдәни чаралар күрше авыл клубларында яки ачык һавада үтәр дип көтелә.
Шәдче авылында яңартылган мәдәният йорты ачылышы август ае азагына билгеләнгән.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалеев, Лилия Шәймәрданова.