Камал театры сәхнәсе Нәҗибәсез калды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашу Камал театры алдындагы мәйданда узды. Нәҗибә ханымның туганнарының тирән кайгысын уртаклашырга хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре җыелды. Озату мәрасимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.