Татар сәнгате тагын бер югалту кичерде .Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат. Танылган артистка 83 яшь иде. Хушлашу мәрәсиме бүген 15 мартта сәгать унбердә Камал театры каршындагы мәйданда була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты. Хөкүмәт телеграммасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә адресланган.
« Танылган артистның иҗатын сөюче күпсанлы ватандашларыбызга кушылып, мин Нәҗибә ханымның якыннарының, Камал театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам.
Нәҗибә ханым тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Заман сулышын, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын сизгер тоеп, һәр ролен йөрәге аша уздырып уйнады. Бөек драматург Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән шатлык- борчуларны да бергә күтәрде.
Нәҗибә Гыймаевна искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керкән шәхес буларак күңелләребездә мәңге сакланыр», — диелә Президентның кайгы уртаклашуында.