Апрельдә Камал театры традицион гастрольләр белән Чулман аръягы районнарына китә. Бер атна дәвамында Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләре күрсәтелә. Алар арасында тамашачылар яратып өлгергән «Мендәр әкияте», «Өйләнәм.tat», «Санаулы кичләр», «Сагынырсызмы?», «Хуш, авылым», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре бар.