Татарстанның төп байлыгы — эшчән халкы. Республикабызда барлыгы 43 район бар. Аларның һәберсе Татарстан үсешенә үз өлешен кертә. Һәркайсының үзенчәлекле тарихы бар. Быел Түбән Кама районы оешканга 60 ел. Ә Тукай районы тиздән 45 еллыгын бәйрәм итәчәк. Әлеге күркәм юбилей һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 13 март көнне Сәмәкәй авылында музыкаль-шигъри кичә оештырыла. Тулырак мәгълүмат киләсе язмада.
Авыл тамашачысы өчен озак вакыт үзчикләүләр белән концерт карау мөмкинглеге кимегән иде. Шуңа да Казан артислары катнашында үткәрелгән музыкаль кичәләр зур кызыксыну уята. Район юбилеена багышланган бәйрәмдә татар, рус, чит ил классикасы тәкъдим ителә.
Аеруча шигъри сүз һәм халыкчан җырлар аша телебезнең аһәңен, моңын яңгыратырга максат куйган оештыручылар .
Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Фәнил Гыйләҗев, Илдус Гыйләҗев, Әмир Камалиев, Ркаил Зәйдулла әсәрләре башкарыла дип уртаклашты чараның сценарий авторлары Идел һәм Илдар Кыямовлар. Музвыкаль –шигъри кичә “Җырларымда – җирсүем” дип атала, керү ирекле.
Гөлназ Ибраһимова , Наилә Нәҗипова. Татарстан яңалыклары.