Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районының Көек бистәсендә мәктәп төзү өчен ике атна эчендә проект әзерләргә кушты. Богородское һәм Салмачы бистәләренә йөреп уку өчен балаларга юлда шактый вакытны әрәм итәргә, бик иртән торырга туры килә. Өстәвенә, бу мәктәпләрдә урыннар да җитми. Яңа мәктәпнең урынын билгеләгәннәр, ул 1224 укучыга исәпләнгән. Моңа кадәр ата-аналар мәктәп төзү кирәклеге турында тиешле органнарга да язганнар, җәмәгать тыңлаулары вакытында, социаль челтәрләр аша да проблеманы кузгатканнар. Мәктәп төзелеше Президентның шәхси контролендә тотыла.