Кадрлар барысын да хәл итә. Минзәләдә сәнәгать, авыл, оешмалар, мәктәпләр һәм социаль өлкә өчен белгечләр әзерләү турында фикер алыштылар. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты депутатлары башта шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында заманча мәгариф технологияләре белән танышты.
«Шатлык» балалар бакчасына йөрүче нәниләр кунакларны каршыларга махсус әзерләнгән. Идел буе халыклары мәдәниятен өйрәнгән, биюләр куйганнар. Кечкенәдән балаларны төрле телләрне белергә өйрәтү – мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Менә бу рус телле төркемгә йөрүче нәниләр татарча да сөйләшә алалар. Депутатлар тематик күнегүләр белән шахмат зонасын да бәяләде. Комитет рәисе Айрат Зарипов балаларның осталыгына үзе дә инанды.
Гимназия укучылары да сокландырды. Инглиз телен Кембридж системасы буенча өйрәнәләр. Сынлы сәнгать белән шөгыльләнәләр. Ә “Сәйяр” театрына йөрүчеләр чын актерлар кебек уйныйлар.
Профессиналь кадрлар әзерләү буенча комитет утырышы Минзәлә педагогика көллиятендә үтте. Хәзер көллият мәгариф өлкәсендә зур ресурс үзәкләренең берсе. Булачак мөгаллимнәр эшче һөнәрләре дисциплиналары, физкультураны, телләрне, әйләнә-тирә мохит фәннәрен укыту, робот техникасы буенча сәләтләрен күрсәтте.
Булачак эшче һөнәрләре ияләре, инженер – механиклар ресурс үзәкләрендәге һәм предприятиеләрдәге заманча җайланмаларда осталыкларын чарлыйлар.
Дәүләт Советы депутатлары Минзәлә татар Дәүләт драма театрында да булдылар, театр музеен карадылар. Артистлар пандемия шартларында тиешле таләпләрне үтәп, яңа спектакльләрне сәхнәләштерәләр.
Фәнис Мөхәммәтов, Дмитрий Второв, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары, Минзәлә районы.