Казан Федераль университеты ректоры, Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуровның Актанышка эшлекле сәфәре вакытында Актаныш технологик техникумы һәм университетның Чаллы институты белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Бу Актаныш техникумының югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек итүе барышындагы бишенче килешүе. Студентлар хәзер университетның Чаллы институтында инженерия юнәлешендә дистанцион рәвештә укый ала. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, икенче санлы мәктәбе, технологик техникум,Мари Суыксуы мәктәбе җитәкчеләре үзләренең һөнәри үсеш программасы проектларын тәкъдим итте. Шулай ук “Яшь укытучының заманча компетенцияләре” дип аталган воркшоп узды. Университет мөгаллимнәре укучылар белән онлайн-дәресләр, яшь укытучылар белән осталык дәресләре үткәрделәр.