Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестрның яңа үзәкләштерелгән архив саклау базасында булды. Ул Лаеш районының Столбище авылында урнашкан, документларны кәгазьдә саклау өчен билгеләнгән. Яңа объектта 65 миллион архив материалын саклау мөмкинлеге бар. Президентка документларны саклау өчен мобиль стеллажлар кулланылуы турында сөйләделәр. Җиһазлар заман таләпләренә туры килә. Биредә республиканың архив фондларын урнаштыру мөмкинлеге дә карала. Моның өчен аерым бүлмәләрне суыту шкафлары, бабиналар һәм карталарны саклау өчен махсус киштәләр белән җиһазландырырга кирәк.