Башкалабыз Казан халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яратканнар өчен иртәнге аш» дип исемләнгән бөтенроссия акциясенә кушыла. Акциядә катнашучыларга 8-нче мартка кадәр үзләренең яраткан әниләре, әбиләре, апалары өчен иртәнге ашны ничек әзерләүләре турында видеоязма төшерергә һәм социаль челтәргә чыгарырга кирәк. Иң бай эчтәлекле, хисле һәм иҗади роликлар, илдәге төрле төбәкләренең пешекче-осталары тарафыннан билгеләп үтеләчәк.
Видеороликларны «В Контакте» социаль челтәрендә 8март,ЗавтракДляЛюбимых, Гастрономичесческая Карта России хештеглары белән урнаштырырга кирәк.