Галиәскәр Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың юбилей кичәсе булды.
Танылган актерны иҗатташ дуслары, иҗат оешмалары вәкилләре, тамшачылар котлады. Татарстан Президенты Указы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Наилә Ибраһимова “Татарстан Республикасының Фидакярь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Соңыннан Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гөргөри кияүләре» спектакле күрсәтелде.