Татар дөньясы тагын бер югалту кичерде. Язучы, галим һәм күренекле җәмәгат эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат. Язучыга 87 яшь иде. Зәки Зәйнуллин соңгы елларда туган ягында Башкортостанның Стәрлебаш районында яшәде. Зәки ага Зәйнуллин Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт бүләге, Гаяз Исхаки һәм Һади Атласи исемендәге бүләкләр лауреаты.